Сатмыш җирлеге Җидекизләү чишмәсендә өмә уздырды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Җидекизләү авылы чишмәсе соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичерде.

(13 май, “Апастово-информ”).

Юл өстендә генә урын алган чишмәгә туктап су алучылар бихисап.
“Җирлектә язгы өмәләр еш уза. Узган ел Җидекизләү авылы чишмәсен төзекләндерү, яңарту, тирә-юнен чистарту эшләрен башкардык. Быел да яз җитү белән чишмә буена өмәгә килдек”, - ди Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.

Чишмә янында ял итү урыны да ясалган. Җирле хезмәткәрләр тарафыннан әлеге корылма да, сукмаклар да юылган, кипкән үләннәр юк ителгән. Әлеге изге эшкә халык теләп кушылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International