Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Ул башта кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.

Очрашуны район башлыгы Айрат Җиһаншин башлап җибәрде.
“Сезнең белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер-тәкьдимнәрегезне тыңларга җыелдык. Районыбызның икътисади үсеше сезнең эшчәнлеккә дә турыдан-туры бәйләнгән. Илебез катлаулы чор кичерүгә карамастан, федераль, республика программалары юкка чыкмады. Нинди генә өлкәне алсак та, барлык төр ярдәмнәр күрсәтелеп тора. Дөрес файдаланып, нәтиҗәле эшләү юлларын эзләү – безнең бурыч”, - диде район җитәкчесе.
Очрашу-сөйләшүләрдән соң, Илдар Гыйльметдинов Апас аграр көллиятендә булып, укучылар белән аралашты, булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә үзенең киңәшләрен бирде.
Шулай ук республика кунагы Иске Йомралы һәм Чүрибураш мәктәпләрендә барган төзелеш эшләре белән дә танышты һәм үз бәясен бирде.
“Мәктәпләрнең төзекләндерү эшләре федераль программага нигезләнеп башкарыла. Балалар укый торган учреждениеләр барлык таләпләргә дә туры килергә тиеш. Аның тротуары да, спорт мәйданчыгы да, тирә-юне ныклы коймалы булуы да бик мөһим. Бу юнәлештә дә без эшне алып барабыз. Аграр көллиятне заманча уку йорты итү буенча да чаралар күрелә”, - диде Дәүләт Думасы депутаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International