Район газетасына ташламалы язылу чорында “Языл һәм бүләк от!” акциясе уздырдык.
Бәхетле отыш иясе “Йолдыз” кубогына узган ярышта бүләкләнде.
Кукмара табасы Олы Бакырчыдан Алия Мөхәммәтҗановага насыйп булды.
Алия Мөхәммәтҗанова – Олы Бакырчы мәктәбендә башлангыч классларга белем бирә. Ул үзен белә башлаганнан бирле “Йолдыз” укый.
“Әлегә кадәр бүләк отканым юк иде. Бу юлы бәхет миңа елмайды”, - диде газета укучыбыз.
Калган отыш ияләрен дә бүләкләрне алу өчен көтеп калабыз.