Коштавылы мәдәният йортында “Ислам – Мәрхәмәтлелек дине” дигән бәйрәм кичәсе узды.
Әлеге кичә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Апас якташлык җәмгыяте”, һәм “Фонд Гариф” ярдәме белән оештырылды.
Авыл халкы, кайткан кунаклар, читтә яшәүче авылдашлар авыл мәдәният йортына җыйналды. Бәйрәм чарасын балалар башлап җибәрде. Алар бик матур итеп Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр.
“Аллаһының рәхмәте белән без шушы 12 бала белән ике ай дәвамында дин белеме дәресләрен алып бардык. Әлеге укуларны без авылыбыз өчен җан атып йөрүче Наил абый Галиуллин ярдәме белән башлап җибәрдек. Наил абый алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Иң элек иман нигезләрен җиткерергә тырыштым, Догалар, Коръән сүрәләре, намаз тәртипләре, гыйбрәтле хикәяләр белән таныштырдым. Наил абый һәрдаим бу изге эшебез белән танышып торды. Киләчәктә дә әти-әниләр ярдәме белән бу изге эшебез дәвамлы булсын иде”, - диде балаларга дини белем бирүче Гөлназ ханым.
Наил Галиуллин һәм Рәшит Байбиков әлеге изге эшне оештыручыларга, шулай ук һәр балага бүләкләр тапшырдылар.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән сәламләде һәм изге теләкләрен ирештерде.
Бәйрәм бүләге булып Илсаф үзенең җырлары белән тагын да ямь өстәде. Бик тә мәгънәле һәм җылы очрашу булды.