Апаслылар "Ак калфак" оешмасы утырышында катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Пермь өлкәсе Барда да "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының ике көнлек күчмә утырышы булды.

Районыбыздан Болын-Балыкчы мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Җәләлова белән Гөлнара Садыйкова әлеге очрашуга барып бик матур тәксирләр кичереп кайттылар.

"Күңелебезгә Барда халкының ихласлыгын, гади һәм табигый гына, башкаларга күрсәтим дип түгел, ә үзләре өчен туган телебезнең бар борынгы үзенчәлекләрен үзендә туплаган Барда сөйләмен,  мәгънәле гореф - гадәтләребезне саклап яшәтүләренә соклану, халкыбыз өчен горурлану хисләре кичердек"-ди алар!
 Һәрвакыт милләтләр арасында  татулык, үзара хөрмәт булсын, барлык изге эшләребез уң булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International