Буада “Аҗаган” республика бәйгесенең зона этабы узды.
Элеге бәйгедә Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе укучылары район данын яклады. 10 егет һәм 4 кыз төрле этаплар буенча сыналды.
“Нәтиҗәдә, йөгерү буенча, Диләрә Сафина, атуда Зилә Шәфигуллина беренче урынны, йыгерүдә Эльвина Зыятдинова – икенче урынны, гимнастика буенча Азат Хәмдиев өченче урынны яулады. Төркем “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” этабында беренче урынны, “Визит карточкасы” этабында өченче урынны, ату буенча – беренче урынны алды”, - ди Марсель Хикмәтов.