Табигатьтә йөрүче апаслыларга урман бетеннән сакланырга киңәш ителә

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

“Әлегә урман бете тешләп мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәде”, -ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

Баш белгеч әйтүенчә, көннәр кызу торганда алар гадәттә агач-куакларда посып торып, кешегә ташланучан. Татарстан шәһәр-районнарында мондый очраклар бар инде. Урман бете тешләп, вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәүчеләр тормышларын зур куркыныч астына куя.

“Талпаннар йокыдан, гадәттә, апрель аенда уяна. Аларга тереклек итү өчен +1-3 градус җылы булса, шул җитә. Май уртасыннан исә алар өчен иң күңелле чор башлана, алар күпләп үрчи башлый, бу период июнь ахырына кадәр саклана. Талпан яз белән чагыштырганда, җәен тынычрак. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: беренчедән, күпчелек бөҗәкләр үз эшләрен эшли дә үлә. Икенчедән, югары температура һәм коры көннәр тереклеккә киртәләр тудыра. Урманга табигать кочагына, гөмбә җыярга йөрүчеләргә сакланырга киңәш ителә”, - ди Мөсәлим Бәширов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International