Апас аграр көллияте тулай торак тирә-юнен матурлый

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

“Бүгенге көнне шахмат тәртибендә 75 төп нарат агачы утыртабыз. Бу агачлар кышын тирәбезне кардан тоткарларга ярдәм итә. Әле күптән түгел генә юл кырыйларында 60 төп миләш, юкә агачлары да утырткан идек”, - ди аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Аграр көллияттә бер үк вакытта тулай торак ишегалдын да матурлау эшләре бара. Биредә 18 төп алмагач, карлыган, туй агачлары утыртылган. Хәзерге вакытта егетләр газон чәчү эшен башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International