Рәсим абый Хафизовны безнең районда бик азлар гына белми. Ул күпләргә Зур Күккүз мәктәбе укытучысы, мәдәният йорты каршында оешкан "Ядкар"гармунчылар ансамбле җитәкчесе буларак билгеле. "Россия Федерациясе мәгариф отличнигы«, районның Мактаулы гражданины.
- 40 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Укучыларым зур уңышларга ирештеләр. Бүген дә юлымны дәвам итүчеләр белән горурланам, - ди Рәсим абый.
Гармун белән ул Арчада педагогик белем алганда ук дуслашкан. Шул вакыттан бирле ул буш вакытларында кулына гармун алырга, җырларга ярата. «Ядкар» ансамбле еш кына сәхнәдә чыгыш ясый, җирлек, районның һәр мәдәни чарасында катнаша.