Матур, заманча балалар мәйданчыкларын элегрәк шәһәрләрдә генә күреп була иде. Соңгы вакытта мондый ял урыннары авыл җирендә дә корыла башлады.
Тырыш җитәкче, авылдашларының бердәмлеге, юмарт эшмәкәрләр ярдәме белән мондый мәйданчык Дәвеш авылында да төзелде. Хәзерге вакытта төзелешне тәмамлау эшләре бара.
- Балаларның ял итү урыны булдыру турында күптән хыялландым. Бу хыялны тормышка ашыру өчен ике ел элек ирем белән аның астында тиешле урын эзли башладык. Моның өчен без авыл җирлеге мәчете янында мәйданчыкны сайладык. Үз теләгебезне җирлек башлыгы Таһир Хөсәеновка тапшырдык. Ул шунда ук безнең идеяне хуплады һәм без кичекмәстән эшкә керештек. Ирем Азат башта җирне тигезләде һәм булачак мәйданчыкны ком белән күмде. Әмма хыялны тормышка ашыру өчен күп акча кирәк иде. Авыл халкы белән киңәшләшеп, бу максатларга үзара салым акчаларын һәм дәүләттән кергән матди ярдәмнең бер өлешен кулланырга булдык. Быел безнең җирлек балалар мәйданчыгы төзү өчен махсус Грант отты, - дип сөйли эшмәкәр Наилә Әхмәдиева.
Уен мәйданчыгында батутлар, таулар, комлык һәм спорт белән шөгыльләнү өчен төрле җайланмалар бар. Янәшәдә генә футбол, хоккей, волейбол уеннары өчен махсус мәйданчык төзелде. Мәйдан тирәли территория нарат белән бизәлгән. Бу төзелеш эшләренә Әхмәдиевлар гаиләсенең матди ярдәме дә кертелгәнен дә әйтеп булмый. Хезмәт сөючән, уңган, юмарт эшмәкәр Азат Әхмәдиев үз куллары белән зур эш башкарган һәм күп чыгымнарны финанслаган.
Әле күптән түгел генә җирлек халкы бердәм булып өмәгә чыкты. Балалар мәйданчыгында грунт җәелде, мәчет территориясен чүп-чардан чистарттылар. Тиздән мәйданчыкта газон чәчәргә һәм чәчәкләр утыртырга телиләр. Һәркем ял итү урыны авыл халкын берләштерсен, балаларны сөендерсен өчен тырыша.
#живимоядеревня