Бу ай кысаларында авылдашларыбыз бик күп "ЭкоЯз"акциясендә катнаштылар.
Табар Черкене мәктәбе коллективы елга ярында өмә үткәрде. Укучылар укытучылар белән берлектә елга ярларын коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистарттылар. Табигатьнең чисталыгына Каратун мәктәбе укучылары да үз өлешләрен кертте. Алар бәйрәм көннәрендә өмәгә чыктылар. Апас мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чәчәкләр үстерү серләрен белделәр, көнкүреш калдыкларын сортларга һәм җыярга өйрәнделәр. Өлкән сыйныф укучылары чишмә янында өмәдә, хәтер бакчасында агачлар утыртуда катнаштылар, район халкына чәчәк орлыклары тараттылар.