Апаска эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде.
Аны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм озатып йөрде. Иң элек җитәкчеләр мемориалга, азатлык өчен һәлак булган каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Шулай ук Апасның хәтер бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә агач үсентеләре утырттылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннәт абый Хәйруллин һәм Хәйретдин абый Сәлаховта булдылар.
Шул ук көнне укучылар, мәдәният хезмәткәрләре «ветеран йорты каршындагы Парад» республика акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары капка төбендә булдылар һәм аларны патриотик җырлар, шигырьләр белән котладылар.