Үзенең "Нью Холланд"та шикәр чөгендере чәчүдә катнаша

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Зур хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор Илдус Сәлимгәрәевны Югары Ындырчы авылы янындагы кырда очраттык.

Үзенең "Нью Холланд"ында ул шикәр чөгендере чәчүдә катнаша. Илдус абый үзенә яшь алмаш әзерли – аның белән бергә улы да эшли. Аграр көллияттә белем алучы Алмаз әтисеннән калышмый.
- Улым белән эшлибез. Көндез эшлим икән, кичкә Алмаз алыштыра. Бергә эшләү күңелле. 30 елдан артык кыр эшләрендә катнашам. Техникага, җиргә, хезмәткә мәхәббәт минем канымда салынган, - ди Илдус Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International