Язгы кыр эшләренә механизатор Рөстәм Ибраһимов та кушылды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Рөстәм абый тормышның һәр көнендә матурлыкны күрә, табигатьнең һәр мизгеленнән илһам ала белә. Быел ул 43 нче тапкыр туфракка орлык сала.

Шул ук вакытта ул шигырьләр язарга, социаль челтәрләрдә эш барышы, үз иҗаты турында сөйләргә дә өлгерә. Кырлардан сәлам юллаган актив хәбәрчебез, район газетасын укый, буш вакыты юк кебек.
- Эшне ахырына җиткереп, пөхтә эшләргә яратам. Җир эшкәртүдә дә, чәчүдә дә катнашам. Нинди генә эшне йөкләмәсәң дә, күңелем белән эшлим. Әле генә Зөя ярлары буенда басулар чәчтек. Чын авыл уллары эштән курыкмый бит, - ди Рөстәм абый.
#живимоядеревня

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International