Акхуҗа авылыннан Илнур Мөхәммәтшин 40 елдан артык авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Ул туган як кырларын, техниканы биш бармак кебек белә. Быел 35 нче тапкыр чөгендер чәчүгә чыкты.
- Туган җиремдәге эштән ерак китәсе килми. Икмәк үстерү-изге һөнәр. Рульгә һөнәр училищесын тәмамлаганнан һәм машина йөртү таныклыгы алганнан соң ук утыра. Хәзер Югары Ындырчы авылы янындагы кырда чөгендер чәчәбез. Җирдә эшләү белән бәйле һөнәр ияләре генә моның нинди бәхет икәнлеген аңларлар – чәчкән орлыкларның ничек үсүен, яшелләнүен күрерләр, - ди Илнур Мөхәммәтшин.