Басуларда куелган тырышлыклар аклана

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

«Апас-мол» агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов сүзләренә караганда, һәр берләшмәдә чәчү эшләре бара. Кырларда тәүлек буе техника тавышы ишетелә. Быел басулар тигез өлгермәсә дә, игенчеләр һәр аяз көнне кадерләп яшиләр.

– «Апас» берләшмәсендә барлыгы 20 мең 900 гектар чәчүлек мәйданнары бар. Шикәр чөгендерен 770 гектар мәйданда чәчәбез. Бүгенге көндә 400 гектарда арпа, 180 гектарда борчак, 560 гектарда бодай чәчелгән. Барлык техника кырда. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, чәчүне 8-10 көн эчендә төгәлләү бурычын куйдык, - ди берләшмә идарәчесе Гомәр Хәйбуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International