Район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов «Апас-мол» агрофирмасы кырларында игенчеләр-механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Чәчү алдынгыларына Рәхмәт хатлары һәм беренче акчалата премияләр тапшырылды.
Кыр хезмәтчәннәре алдында язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора. Механизаторларны матди кызыксындыру чаралары да кулланыла.
Бүген басуларда игенчеләребез-механизаторлар киләсе ел уңышы өчен нигез салалар. Тырыш авыл кешеләренең хәзер кызу вакыты. Авыл хуҗалыгы техникасы кул астында алар көн-төн эшлиләр. Чәчү ике сменада башкарыла.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин кырларда эшләүче механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Апас-мол» агрофирмасының «Апас» берләшмәсеннән Илнур Мәхмүтшин, Илдар Баһавиев, Илдус Сәлимгәрәев беренчеләрдән булып кыр премияләренә лаек булдылар.