Сезне онытылмас мәктәп бәйрәме-Соңгы кыңгырау белән котлыйм! Бүген безнең районның 1, 9 сыйныф укучылары өчен бу уку елында соңгы кыңгырау чыңлаячак, ә 11 сыйныф укучылары өчен ул иң соңгысы булачак.
Безнең район мәктәпләрендә 1752 укучы белем ала. Бу уку елында 9 сыйныфны – 167, 11 сыйныфны 68 укучы тәмамлый.
Бүген сез, кадерле балалар, җитди карарлар алдында торасыз. Алда имтиханнарның авыр чоры, аны лаеклы үтәргә кирәк.
Мәктәп биргән белемегез барлык уйланылган планнарны һәм хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Нинди генә тормыш юлын сайласагыз да, сезнең һәркайсыгыз Россиянең лаеклы гражданины булыр һәм Апас районының кече Ватаны патриоты булыр дип ышанабыз. Сезгә көч һәм җан өстәгән, белемегез белән уртаклашкан укытучыларыгызны, остазларыгызны онытмагыз. Нинди генә биеклекләргә ирешсәгез дә, алар яратудан һәм сезнең өчен борчылудан туктамый.
Сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары, тормышта кыю һәм ышанычлы атларга, кыенлыклардан курыкмаска, үз көчләренә ышанырга телибез. Сезнең фикерләрегез, хыялларыгыз һәм якты булсын, сезнең тормыш юлыгыз!
Хөрмәт белән, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.