Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә салмыш килеш руль артына утыручы 2 шоферга беркетмә төзелгән.
Урта Балтай юлында “Лада Гранта“ машинасын туктаткач та, шоферының исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Ул бер тапкыр хаталангач та, юлының имин тәмамланачагына ышанып кабат юлга чыккан һәм тагын ялгышкан.
“Бер атна элек кенә әлеге шофер салмыш килеш транспорт белән идарә иткәндә очраган иде. Үзенә 30 мең сум штраф янавын һәм 1,5 елга правасын каласын да белә. Озак та узмады, ул кабат юлда очрады. Инде җәзасы да катырак, штрафы да саллырак булачак”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.