Апас мәктәбендә Пионерия көне билгеләп үтелде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

19 май – пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулды. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә күңелле һәм тарихи чара узды.

 

Үткәннәрне искә алып, һәркем кызыл галстук бәйләргә, башына пилотка кияргә тырышты. Укучылар быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, пионер җырларын да искә алды.
Балалар хәрәкәте әгъзалары, укучылар, мөгаллимнәр әлеге чарада актив катнашты.
Класслар арасында күңелле спорт уеннары оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International