Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре Ринат Гыйламов ГТОның алтын билгесенә лаек

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Районның һәм республиканың атаклы балалар тренеры, хөкемдар, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, яшьлегендә милли көрәш буенча берничә тапкыр Апасның баш, абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган Ринат Гыйламов 1999 елдан бирле районда милли көрәшне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Ринат Гыйламов ГТО тапшырудан да читтә калмады. Үзенең спортагы көчен тагын бер кат исбатлады.
Ринат Гыйламов ГТОның алтын билгесенә лаек булды.
“Ринат абый бар кешегә дә үрнәк күрсәтте. Аның юлын дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде”, - диде ГТО буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International