Апаслылар «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Районда «Россия суы» Бөтенроссия акциясе бара. Бу акция кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән.

Акциянең максаты - җәмәгатьчелек һәм яшь буынның игътибарын илебезнең су ресурсларын саклауга һәм аларның сыйфатын күтәрүгә җәлеп итү. Бу чарада хезмәт коллективлары да катнашты.
“Табар елгасы ярларын чүп-чардан арындырабыз. “Россия суы” акциясенә күп кенә коллективлар кушылды. Плотина буенда өмә үтте. Райондашлар чисталыкны да сакласын иде”, - диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Гыйсмәтуллин.
Плотина райондашларның яраткан ял итү урыны. Кызганыч, кайберәүләр биредә ял иткәннән соң үз артларыннан чүп-чар калдыралар. Һәр кеше үз артыннан җыештырып йөрсен иде. Өмәдә катнашучыларның теләге әнә шундый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International