Бүген район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы белән Апас эчке эшләр бүлегенә Апас урамнарын видеокүзәтү эшен оештыру өчен компьютер тапшырдылар.
"Компьютер Апас штпда урнаштырылган видеокамералардан килә торган видеоязмаларны карау һәм саклау өчен кирәк иде. Безнең бурыч - районда тәүлек буе мониторинг оештыру. Апас районы территориясендә барлыгы 42 тышкы видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, - дип билгеләп үттеләр район эчке эшләр бүлегендә.
Компьютерны Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
Видеокүзәтү системасы җинаятьчеләрне ачыклау гына түгел, тоткарлаучы һәм дисциплиналы фактор да булып тора. Җиһазларны урнаштыру урыннары Эчке эшләр бүлеге рекомендацияләре нигезендә, райондагы хәлне анализлаганнан соң билгеләнә.