Без һәрвакыт әзер! Апаста Пионер оешмасының 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Әлеге уңайдан район мәдәният йортына пионерлар, вожатыйлар, варислар һәм эзтабарлар җыелды.

Биредә төрле елларда пионер оешмасының үзәгендә кайнаган өлкәннәр үсмер чакларын, пионер тормышы белән бәйле күңелле вакыйгаларын искә алдылар, хатирәләр барладылар. Чарада шулай ук пионер оешмасының тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләнде. Кызыл галстук, тантаналы ант, походлар вакытында учак янына җыелып пионер җырларын яңгырату – боларны искә алганда өлкәннәр дулкынлану хисләре кичерделәр.
Сәхнәдә балалар барабаннар кагып, быргылар кычкыртып пионер оешмасының тормышын чагылдырдылар. Матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Истәлекле дата уңаеннан пионерлар хәрәкәте ветераннары мәгариф министрлыгы, мәктәп һәм “Сәләт” балалар иҗаты үзәге исеменнән Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Бәйрәм тамашасы пионерларның гимнына әверелгән “Яныгыз, учаклар!” җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International