Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.

“Бик күңелле булды сәфәребез. Изге җыенга бик күп кунаклар килде. Алар арасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең дин әһелләре Равил Гайнетдин һәм Рөстәм Таҗетдин да бар иде. Бүгенге көн бер матур мизгел кебек узып китте”, - дип хәбәр итте район Советы Аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International