Сара Садыйкова музее 1992 елда Тутай авылында мәдәният йорты биналарының берсендә ачыла.
2006 елда ул яңа бинага күчте. Быел июнь аенда 2 меңгә якын экспонат булган мемориаль музей үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Композиторның бердәнбер кызы Әлфия Айдарская музей белән даими элемтәдә тора. Юбилей уңаеннан 10 июнь көнне музейда Әлфия Айдарская һәм күп кенә танылган шәхесләр катнашында концерт була.