Каратун мәктәп укучылары кулында 58нче район Кубогы

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

«Йолдыз» район газетасы Кубогына һәм призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы быел да спорт сөючеләрне берләштерде.

Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына, район газетасының 90 еллыгына, шулай ук Матбугат көненә багышланган иде. Ярышлар «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм»дигән девиз астында узды. Анда урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты.
Бинада ремонт эшләре баруга карамастан, традицияләрне бозмыйча, командалар редакциягә җыелды. Укучылар эстафетаны Апас урамнары буйлап йөгереп уздылар. Этаплар алдан билгеләнгән иде.
Эстафетаны район Советы Аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов ачты. Спорт чарасын ачу тантанасында шулай ук район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнашты.
Спортчылар старт сызыгына бастылар. Алар беренчелек өчен көч сынашты, этапларда бер-берсен алыштырып. Җиңү шатлыгы үзен озак көттермәде.
Урта мәктәпләрдән беренче урынны Каратун, икенче урынны Борнаш, өченче урынны Зур Күккүз мәктәбе командалары алды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Каратун, Апас һәм Зур Күккүз мәктәпләре командасы җиңү яулады. Нәтиҗәдә, ике кубок та Каратун мәктәбе укучылары кулында.
Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов әлеге чараны оештыруда 30 елдан артык катнаша. Ул быел да командаларны каршы алды, киңәшләре белән ярдәм итте.
Апас мәктәбе укучылары финишка икенче килде. Ике егет һәм ике кыздан торган командалар үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
Зур Күккүз мәктәбеннән ике команда да эстафета призерлары булдылар. Алар ел саен ярышлардан бүләкләр белән кайталар. Борнаш мәктәбе укучылары да сынатмады.
Ярышларны куркынычсыз һәм оешкан төстә үткәрүгә район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, үзәк район хастаханәсе, Апас мәктәбе хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте. Гөлүсә Нургалиеваның иганәчелеге астында балаларга тәмле ризыклар да бирелде.
Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хавиева барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
#исән-сау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International