Чүрибураш авылыннан Әминә әби Хәмитова: “Язмыштан узмыш юк икән”

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

90 яшен каршылаучы ак әбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлаулары ирештерелде, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Тормышның кадерен белеп яшәүче Әминә әбине язмыш ниләр белән генә сынамаган. Сабый чакта әтисен дә югалткан, типсә тимер өзәрдәй улы Рәмисне ике ел элек соңгы юлган озаткан, кинәт кенә оныгы да яшьли китеп барган. 
“Тормыш иптәшем Варис та күптән гүр иясе инде. Бу хәсрәтләрне балаларым, киленем белән бергә күтәрдек. Язмыштан узмыш юк дип, сабыр булырга тырыштык. Акыл белән килешсәк тә, йөрәгебез әле дә яна”, - ди ул үзе. 
Әминә әби биш бала тәрбияләп үстергән. Балачактан авыр хезмәткә җигелгән. Җәен торф эшләрендә булса, кышын үгез, атлар җигеп йөргән. Озак еллар фермада сыер да сауган. 
Бүгенге көндә ак әби килене Гөлүсә апа тәрбиясендә гомер кичерә. Оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә. Балалары да җае чыкканда кайтып-китеп йөри, әбине игътибардан калдырмыйлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International