Сабантуйга сөлгеләр һәм бүләкләр җыю

2022 елның 27 мае, җомга

Иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй якынлаша.

Быел ул 12 июньдә узачак. Хәзер авылларда яулыклар һәм сөлгеләр җыю йолалары үткәрелә. Сабантуй алдыннан авылларда сөлгеләр, яулыклар һәм бәйрәм өчен бүләкләр җыю бара. Бүләкләр җыю күңелле җырлар, биюләр, мәзәкләр белән үрелеп бара.

Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International