2022 елның 29 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 28 мае, шимбә

Метеорологик фараз

Начар метеорологик күренешләр

2022 елның 28 маенда 21 сәгатьтән 29 майның 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 29 маенда төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2022 елның 29 маена 28 май 18 сәгатьтән 29 май 18 сәгатькә кадәр

Казан Буенча:

Аязучан болытлы һава. 

Яңгыр, көндез урыны белән яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр.  

Минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚.

Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International