Барлык беренче сыйныф укучыларына "мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясе кысаларында мәктәп букчалары тапшырылды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Быел Апас районында 148 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Апасның булачак беренче сыйныф укучылары өчен Балаларны яклау көне аеруча истәлекле булды. Бәйрәм барышында алар мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар алдылар.  «Ак Барс " Холдинг компаниясе балаларга шундый юмарт бүләк тапшырды .

«Хөрмәтле ата-аналар, кадерле балалар! «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Сезне искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Балалар яхшы укысыннар, сәламәт булсын, өметләребезне акласыннар", - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы Марат Хәсәнов.

Нәниләр шатлыкларын яшерә алмады, ә ата-аналар мәктәпкә әзерләнүдә зур өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International