Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренеш
2022 елның 3 Июнь 21 сәгатьтән 4 июнь 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 4 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с (Казанда – төнлә һәм иртән) кыска вакытлы җил белән яшен булуы көтелә.
2022 елның 4 июне
2022 елның 3 июнь 18 сәгатьтән 4 июнь 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен.
Көндез явым - төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +15..+17˚.
Көндез максималь һава температурасы +22..+24˚.