Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 8-19 июнендә «Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге»дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында сезгә хәбәр итә.
Сораштырулар хезмәт базарында хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү, халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау чараларын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча эшләр торышын өйрәнү максатыннан үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Сораштыруларда 15 яшьтән алып 72 яшькә кадәрге, төрле өлкә вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) булган гражданнарны катнашырга чакырабыз. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.