Апас муниципаль районы башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Каратун авыл җирлеге территориясендә нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү»объекты буенча проект документлары һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү бүлеге материаллары буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында хәбәр итә.
Проектны тормышка ашыру кысаларында Апас муниципаль районының Каратун һәм Биеш авыл җирлекләре җирләрендә нефть шламы белән пычранган җир кишәрлекләрен чистарту буенча эшләр башкару планлаштырыла.
Ачык тыңлаулар 05.07.2002 елның 17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Апас муниципаль районы, Каратун авыл җирлеге, Каратун тимер юл станциясе поселогы, Һади Такташ урамы, 1а йорт адресы буенча узачак.
Материалларны 422350, Татарстан Республикасы, Апас муниципаль районы, Апас ш.т. б., Совет ур., 2 йорт адресы буенча карарга була. 14.06.22-15.07.20022-Эш сәгатьләре. Проект документлары материалларына һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү материалларына тәкъдимнәр һәм искәрмәләр заказчы тарафыннан язмача кабул ителә.
Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү үткәрү вакыты 01.03.20022-01.06.20022.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Җәмәгать тыңлауларын оештыру өчен җаваплы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тугушев Алмаз Абзал улы, телефон: +7 (843) 762-13-52, e-mail: Apas.org@tatar.ru
«Мелиорация " ПК ҖЧҖ эш башкаручы, телефон: +7 (843) 272-72-70, e-mail: info@tatmeleo.ru
«Главстрой РТ» ДБУ эшләргә заказ бирүче, телефон: +7 (843) 264-80-87, e-mail: Ruslan.Agliullin@tatar.ru