КФУ профессоры июль аена алдан ясалган һава торышы фаразын кире какты

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең озак вакытка төзелгән фаразына караганда, июль аенда Татарстан башкаласында салкынча булачак.

Бу фаразны бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев кире какты.

«Гидромет июль аена климат нормасыннан түбәнрәк фараз бирә. Бу фаразда шикләнә алам, чөнки төньяк-көнбатыштан циклоннар еш килүе һәм Арктика йогынтысы көтелә. Тик бездә ул май аенда булды инде, шуңа күрә июль аенда кабатланмаска тиеш. Температура фоны югары булыр дип өметләнәбез», – диде Переведенцев.

Июль – җәйнең иң биек ноктасы, бу вакытта уртача айлык температура иң югары күрсәткеченә – 20 градуска җитә, дип өстәде ул. Ә 2010 елда Казанда ул 28 градуска күтәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International