Олы Бакырчы авылы халкы бердәмлеге белән аерылып тора.
Аларда матур традиция яши. Авыл агайлары даими өмәләргә чыга. Бу юлы да зират өстен һәм тирәләрен пөхтәләп, җыештырып, үләннәрен чабып куйдылар.
-Өмәне авылның имамы Шәүкәт Гайнетдинов оештырды. Аңа барча ир-атлар теләп кушылды. Мәңгелек йорт чиста булгач, күңел тыныч”, - ди авылның музей директоры Рәшит абый Гыйльметдинов.
Әнә шулай, Олы Бакырчыда үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен яхшы беләләр. Нәкъ, авылдашлары Шәүкәт Галиев әйткәнчә.