Яшь буын танылган шәхесләребез белән таныша, үткәннәрне барлый, хәтер яңарта.
Олы Бакырчы мәктәбе укучылары Шыгай авылы клубында урнашкан Әмир Камалиев музеенда кунак булды.
“Әмир Камалиевның иҗаты белән таныштылар, киемнәрен карадылар, танылган якташлары турында күп кенә мәгълүматлар белделәр”, - ди клуб мөдире Дамир Камалиев.