Яшүсмерләр клубында – җәйге ялның бер көне

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан төрле чаралар оештырыла.

 

"Алга” яшүсмерләр клубында “Наркотикларсыз тормыш” акциясе узды. Апас урта мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьга йөрүче балалар белән очрашып, яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов әңгәмә уздырды. Ул наркотикларның зыяны, аның кеше тормышына, бигрәк тә яшь буынга тискәре йогынтысы турында сөйләде.
Укучылар яшүсмерләр клубы, биредәге эш тәртипләре, нинди чаралар узуы белән дә кызыксындылар.
Укучылар клубны ошаттылар, матур тәэсирләр алдылар. Бирегә төрле түгәрәкләргә йөрергә теләүләрен дә әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International