25 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган. Тантаналы өлеш 17.00 сәгатьтә район башлыгының тәбрикләве, алдынгы эшче яшьләрне бүләкләү белән башланып китә. 17.15-18.00 сәгатьләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова  чыгышы. Яшь парларны, актив яшьләрне бүләкләү. 18.00-22.00 концерт программасы. Рината Тей, Илгәрәй, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илназ Сафиуллин җырлый. Динар Хөснетдинов һәм Назлыгөл Сөнәгәтова алып бара. Di + Ali дан бәйрәм дискәтүге.  Бергәләп күңел ачыйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International