Китап һәм балалар (М.Гафури) Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга, Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга. Һәммәсе дә колакларын торгызганнар: Берсе укый, башкалары тыңлый шунда. Утыралар китап укып, күңел ачып, Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына, Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.
Бүген үткән китапханәгә экскурсия балалар өчен тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачылышы булды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар уку һәм абонемент залы, китаплар, журналлар коллекцияләре, китаплар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар, китапларны ничек сайларга һәм үз-үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеген белделәр, «формуляр» сүзенең нәрсә икәнлеген һәм китапханәгә ничек язылырга икәнен белделәр.