Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 68 яңа очрагы теркәлгән.
Шул ук вакытта 21 авыру хастаханәгә салынган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Пандемия башланганнан бирле республикада covid-19 авыруының 152 020 очрагы рәсми рәвештә расланган. 147 827 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 32се — соңгы тәүлек эчендә.
Өченче атна инде регионда Covid тан үлем белән тәмамланган очракларның гомуми саны 1 995 очрак дәрәҗәсендә саклана.
Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 2 667 яңа очрагы ачыкланган.