Эш бирүче касса аша хезмәт хакын түләүдән баш тартырга мөмкин

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы экспертлары эш бирүченең хезмәт хакын касса аша акча түләүдән баш тарту хокукы бармы, дип аңлаттылар.
Ведомство искәртеп узганча,РФ ТК 136 статьясы нигезендә, хезмәткәргә хезмәт хакы, кагыйдә буларак, аның эшен башкарган урында йә хезмәткәрнең гаризасында күрсәтелгән кредит оешмасына күчерелә.
Хезмәткәр хезмәт хакын түләү көненә кадәр 15 календарь көннән дә соңга калмыйча күчерү өчен реквизитларның үзгәрүе турында эш бирүчегә язма рәвештә хәбәр итеп, хезмәт хакы күчерелергә тиешле кредит оешмасын алыштырырга хокуклы.
Димәк, эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын касса аша акчалата түләүдән баш тартырга хокуклы, әгәр хезмәт килешүендә акчасыз түләү форматы сайланган икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International