Роспотребнадзорның эшчәнлеге, барыннан да элек, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән.
Профилактик чараларның берсе булып профилактик визит тора.
Инспектор килүеннән куркырга кирәкми, әлбәттә.
Профилактик чаралар үткәрүнең төп максатлары:
• РФ законнарында билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү
• эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәҗбүри таләпләрне үтәү ысуллары турында хәбәрдарлыгын арттыру,
* контрольдә тотылучы затларны мәҗбүри таләпләрне намус белән үтәүгә мотивацияләү
* контрольдә тотылучы затларга административ йөкләнешне киметү;
Профилактика визиты инспектор тарафыннан эшмәкәр эшчәнлеген алып бару урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә йә видео-конференц-элемтәдән файдалану юлы белән үткәрелә һәм 8 сәгатьтән артмый.
Профилактик визит үз эшчәнлеген бер елдан да ким башкара башлаган контрольдә тотылучы затларга, шулай ук эшчәнлеге гаять югары, югары һәм сизелерлек куркыныч категориясенә кертелгән контроль объектларына карата үткәрелә.
Профилактик визит үткәрү турында контрольдә тотучы затка аны үткәрү датасына кадәр 5 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә. Контрольдә тотучы затлар, идарәгә чара башланганчы 3 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итеп, профилактик визиттан баш тартырга хокуклы.
Профилактик визитны гамәлгә ашырганда юридик затларга (шәхси эшмәкәрләргә) гамәлдәге закон таләпләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелә алмый.
Профилактик визит барышында алынган аңлатмалар тәкъдим итү характерына ия.
2022 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 70 тән артык профилактик визит үткәрде.