Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды «АГРОВОЛГА 2022»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты.
«Россельхозбанк» АҖнең түгәрәк өстәлендә Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәге башлыгы Илнур Мотыков чыгыш ясады. Үзенең докладында ул ташламалы кредит бирү программалары һәм санкцияләр шартларында ярдәм чараларын күзәтү һәм тикшерүләр яки ярдәм алганда хокук бозу турында белдерү мөмкинлеге бирә торган яңа сервислар турында сөйләде.
Республика эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Аның белгечләре түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга заявка җибәрергә ярдәм итәчәк.
Гарантия ярдәме алу мөмкинлегенә үз бизнесыңны тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Гарантия фонды сайтында, шулай ук телефон аша белергә мөмкин: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18.200 edited 13:55