Татарстанда бизнес өчен 38 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия субъектларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү эшен камилләштерү темасына видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстанда бизнес өчен финанс булмаган хезмәтләрне 2021 ел ахырына кадәр электрон рәвешкә күчерә башладылар. 5 ай эчендә КУЭ цифрлы платформасы аша 3 меңнән артык гариза алынган. Бүгенге көндә платформада урнашкан финанс булмаган хезмәтләр саны 38не тәшкил итә. Бу-ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды хезмәтләре.

Министр билгеләп үткәнчә, интеграция КУЭ субъектларыннан цифрлы платформадан заявкалар кабул итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта аларны эшкәртүнең эчке бизнес-процессларын бозмый. Тулырак мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International