Татарстан Республикасы Гарантия фонды 300 дән артык йөкләмә бирде

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2022 елның беренче яртыеллыгында 1,17 млрд. сумлык 300 дән артык йөкләмә биргән.

Ел саен бирелгән йөкләмәләр күләме һәм саны арта, быел күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 54% ка һәм 81% ка арткан.
Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр 3,2 млрд.сумнан артык акча, шул исәптән үзмәшгуль кешеләрне дә җәлеп итәргә ярдәм итте, алар фонд поручительствосы ярдәмендә 7,4 млн. сумнан артык акча алды.

Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Аның белгечләре түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга заявка җибәрергә ярдәм итәчәк. Гарантия ярдәме алу мөмкинлегенә үз бизнесыңны тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Гарантия фонды сайтында, шулай ук телефон аша белергә мөмкин: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International