Аның кысаларында активистлар физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итү буенча эш алып баралар, төрле ярышлар һәм турнирларга ярдәм итәләр, массакүләм спорт төрләрен үстерәләр.
Апас яшьгвардиячеләре әлеге проект кысаларында Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен скалолазлау буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Безнең районның 11 баласы өчен скалолазлау буенча мастер-класс оештырдык. Мастер-класста алган теоретик һәм гамәли белемнәр катнашучыларның спортның бу төре белән шөгыльләнүләренә шәхси мотивациясен арттыруга ярдәм итте. Үз эшемдә спортның массакүләм төрләрен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм, шуңа күрә мондый чараларны даими рәвештә уздырабыз», - дип билгеләп үтте Апас Яшь Гвардия штабы җитәкчесе Илдар Салаватов.
Мастер-класс кысаларында «классик тизлек»дисциплинасы буенча ярышлар да узды. Ярышта дуслык җиңде һәм барлык катнашучылар да Яшь Гвардия дипломнары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.