Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Социаль предприятиеләр исемлегенә кертү өчен эшкуарлардан ел саен гаризалар кабул итә.

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Алынган гаризалар ведомствоара комиссия каравына эләгә. Комиссиягә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасына керүче дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керә.

«Социаль предприятие» статусын, нигездә, социаль яктан зәгыйфь категорияләрдәге гражданнар эшкә урнашкан, яисә андый гражданнар тарафыннан җитештерелгән товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатучы, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүче, иң беренче чиратта, балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм үсешен тәэмин итүче эшмәкәрләр алырга мөмкин.

Исемлеккә кертү предприятиеләргә дәүләт финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген ача.

Консультацияләр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр Үзәгендә уза .fpprt.ru( Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт.18. 8 (843) 222-90-60 (доб. 102)

Республика эшкуарлары башка ярдәм чаралары буенча консультация сорап «минем бизнес» үзәгенә 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International