Апаста юл йөрү куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

2022 елның 29 июле, җомга

19 нчы июль көнне Казан – Ульяновск юлында аяныч юл һәлакәте була. Машина йөртүче каршы як юлга чыга һәм юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәдә 65 яшьлек ханым һәм 8 яшьлек бала һәлак булалар.

Шушы аяныч хәлне киләчәктә булдырмау нияте белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендә юл йөрү куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.
Утырышта әлеге вакыйга буенча район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев чыгыш ясады. Ул әлеге урында юл билгесе кую турында тәкъдим белән чыкты.
“Әлеге урында юл һәлакәтләре кабатланып тора. Кеше гомере өзелмәсен өчен вакытында чарасын күрү бездән тора. Юлны карап торучы оешмага юл билгесе куярга дигән тәкъдимемне җиткерәм”, - диде Румбик Гәрәев.
Комиссия әгъзалары бертавыштан хупладылар. Юлларда сак йөрсәк иде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International