2022 елда ФССГА ирекле иминият взносы 4 833,72 сум тәшкил итә. Федераль салым хезмәте аңлатканча, иминият взносы суммасы, 12 айга тапкырланган минималь хезмәт хакыннан һәм 2,9% күләмендә иминият взнослары ставкасыннан чыгып билгеләнә. Шулай итеп, 2022 елда взнос суммасы 4 833 сум 72 тиен тәшкил итә (13 890 сум х 2,9% х 12).
Исегезгә төшерәбез, 2006 елның 29 декабрендәге 255-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары буенча Адвокатлар, ИП, КФХ әгъзалары, нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар үзләре өчен иминият взносларын ФССГА түләмиләр. Тик шул ук вакытта алар вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминият буенча мөнәсәбәтләргә ирекле рәвештә керергә мөмкин.
Моның өчен алар Федераль иминият фондына исәпкә басарга һәм ел башына кадәр иминият взносын түләргә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 2023 елда социаль пособиеләр алу өчен, ФССГА ирекле иминият взносын 2022 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Шул ук вакытта взнос суммасы федераль социаль иминият фонды бюджетына өлешләр белән дә, бер үк вакытта түләнергә мөмкин.